На данной странице собраны познавательные стихи Тукая на татарском, которые познакомят малышей и школьников с удивительными стихами на татарском языке.
 

Стихи Тукая на татарском языке

«Әнә-менә»
 
Әнә чүлмәк: анар катык тутырган;
Менә хәлфә: башы мантыйк тутырган.
 
Әнә карга: мәчет өстенә кунган;
Менә шәкерт: указлы мулла булган.
 
Әнә чеп-чи бәрәңге кәлҗемәсе;
Менә «Тәхрире мәрьәт» тәрҗемәсе.
 
***
 
«Мәктәптә»
 
Менә көз барча кырларны вә урманны ялангачлый, 
Менә ак тун киеп инде күнелсез кыш килә башлый.
 
Игеннәр тулган ындырга, халыкның эшләре беткән, 
Вә көньякның вакытча безгә килгән кошлары киткән.
 
Урамнарда күңелсезлек, авылда сизлә бер кайгы, 
Терелекләр вә шау-шулар, кызыклар кайда ул җәйге!
 
Күңелсез һәм дә ямьсез булса да шул чак табигатьтә, 
Кызык ләкин, күңелле бик авыл кыръенда мәктәптә!
 
Укулар кычкырып анда! Бөтен мәктәп килә шау-шу! 
Кызык җәй айрылып торган укуга көз көне каушу!
 
***
 
«Бер рәсемгә»
 
Бик матур бит, бакчы бу кызның күзенә, кашына, 
Мең вә мильюн афәрин бу сурәтең нәкъкашына.
 
Бу озын сачны каян алган икән соң бу кояш? 
Күр ходайның кодрәтенә, — бер күзең сал башына.
 
И кояш! ямьсезлегеңнән син оялырсың, беләм, 
Гәр чагыштырсаң йөзеңне син бу бит алмасына.
 
Күрсә яңлыш бу матур кызның фәкать рәсмен генә, 
Шөбһәсез, селтәр кулын Мәҗнүн дә үз Ләйләсенә.
 
Булсыйде оҗмах түрендә әүвәл үк рәсме моның, 
Илтифат итмәс иде Адәм дә үз Хаувасына.
 
Күрсә Һарут берлә Марут, юлдан азмаслар иде, 
Бәлки бакмаслар иде шәйтаннары игьвасына.
 
Татлы ирнең үпсә бер мән, кәүсәреңне нишләсен? 
Пар килер ул дөньяның үлмәс Хозыр, Ильясына.
 
Күрсийде Иблис ләгыйнь дә, кайда баш тартып йөрү! 
Баш иярди сәҗдәгә, кайтып тагын алласына.
 
Булмаса сайраулары мәдхе Сәнасында моның, 
Кит! пычак керсен җиһанның барча сандугачына!
 
***
 
«Туган җиремә»
 
Айрылып китсәм дә синнән гомремең таңында мин,
И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин.
 
Ул таныш кырлар, болыннар тартты әүвәл хиссеми;
Тарта торгач куймады, кайтарды ахыр җисмеми.
 
Кысса да синдә фәкыйрьлекләр, ятимлекләр мине,
Изсә дә үз ишләремнән хур вә кимлекләр мине, —
 
Үтте инде ул заманнар, очтылар шул кош кеби;
Уйласам, ул көннәрем тик кичтә күргән төш кеби.
 
Бәрсә дә дулкыннарың, һич алмады, гаркъ итмәде;
Алды дүрт ягымны ялкын, якмады, харкъ итмәде.
 
Бу сәбәптән аңладым мин, и туган җирем, синең
Җанга ягымлы икәндер ялкының да дулкының!
 
Җөмләтән изге икән ич: инешең, чишмәң, кырың,
Юлларың, авыл, әвен, кибәннәрең дә ындырың;
 
Һәр фосулы әрбәгъәң: язың, көзең, җәй, кыш көнең;
Барча, барча ак оек, киндер, чабата, ыштырың!
 
Һәм көтүчең, этләрең, үгез, сыер, сарыкларың;
Барчасы яхшы: бүре, җен, шүрәле, сарикъларың.
 
***
 
«Гомер хакында»
 
Бик күңелсез бер начар журнал — гомер,
Анда, әлбәт, баш мәкалә мал ирер.
 
***
 
«Ике юл»
 
Ике юл бар бу дөньяда: бере будыр — бәхет эстәү;
Икенче шул: гыйлем гыйшкында булмак — мәгърифәт эстәү.
 
Синең кулда: теләсәң — мәгърифәтле бул, бәхетсез бул;
Вә яки бик бәхетле бул, ишәк бул, мәгърифәтсез бул.
Понравилось? Расскажи об этой странице друзьям!

Сайт развития ребенка Умные дети

На сайте развития ребенка вы найдете полезную информацию о обучение детей, о развивающих игр для детей, о раннем развитии ребенка, интересные статьи, а также полезные материалы для обучения. Все это на портале развития ребенка Умные дети.

Стихи Тукая на татарском языке