На данной странице собраны познавательные стихи про животных на татарском, которые познакомят малышей и школьников с удивительными стихами на татарском языке.
 

Стихи про животных на татарском языке

Борын заман бер Ир белән Хатын торган, 
Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган; 
Асраганнар бер Кәҗә берлә бер Сарык, — 
Болар булган берсеннән дә берсе арык. 
 
Әйтә бер көн Ире: «Кара монда, Хатын! — 
Үзең яхшы беләсең бит печән хакын, — 
Китсен бездән чыгып Кәҗә белән Сарык, 
Ашап ята бушка гына алар азык» . 
 
Хатын күнде, диде: «Ирем, ярар, ярар, 
Бу икене кумаклыкка булсын карар; 
Кәҗә белән Сарык хәзер китсен бездән, 
Аларны соң асрап торып ни файда бар? » 
 
Нишли инде мискин Кәҗә белән Сарык? 
Булмый хуҗа кушканына каршы барып. 
Икесенә бер зур гына капчык тегеп, 
Китте болар кырга таба сәфәр чыгып. 
 
Китте болар. Бара, һаман бара, бара, — 
Күренмидер күзләренә ак һәм кара. 
Бара болар. Күпме баргач, Алла белә, 
Юл өстендә үлгән Бүре башын таба. 
 
Курка башны кузгатырга Кәҗә-куркак, 
Күптән инде куркаклыкка Сарык уртак, — 
Баш янында болар икәү тора куркып, 
Әйтешәләр бер-берсенә: «Син тот, мин тот! » 
 
Кәҗә әйтә: «Сарык абзый, син көчлерәк» . 
Сарык әйтә: «Син, сакалбай, гайрәтлерәк» . 
Бүре башын кулга тотып кузгатырга 
Юлдашларның берсенең дә җитми йөрәк. 
 
Озак торгач шунда Кәҗә белән Сарык, 
Бүре башын тоталмыйча, куллар барып, 
Башны икәү тотып ике колагыннан, 
Юнәлделәр, капчыклары эченә салып. 
 
Бара болар. Тукталмастан һаман бара. 
Күрә болар: ерак түгел бер ут яна. 
Утны күргәч, иптәшенә әйтә Сарык: 
«Әйдә, Кәҗә, куныйк бүген шунда барып. 
 
Ут янына бүреләр дә килалмаслар, 
Безнең анда кунганлыкны белалмаслар» . 
Сарыкның бу киңәшенә Кәҗә күнде: 
«Әйдә, иптәш, ярар, барсак барыйк инде» . 
 
Кәҗә, Сарык ут янына якын барса, 
Мискиннәрнең күз алдында менә нәрсә: 
Өч-дүрт Бүре утырганнар каршы утка, 
Тыршып-тыршып пешермәктә алар бутка. 
 
Кәҗә, Сарык, күргәч ушбу тамашаны, 
Калды куркып, һәрберсенең ярты җаны. 
«Исәнмесез, дустлар, Бүре әфәнделәр! » — 
Диләр болар, күрсәтмичә курку хәле. 
 
Куаналар өч-дүрт Бүре, моны күргәч, 
Алларына Сарык белән Кәҗә килгәч: 
«Ашыйбыз, — дип, — бу икәвен тотабыз да, 
Менә ничек ит таптык, — дип, — буткабызга! » 
 
Кәҗә әйтә: «Кайгырмагыз, бездә ит күп; 
Ул ит берлән һәркайсыбыз булырбыз тук! 
Ни карыйсың? Тиз бул әле, тиз бул, Сарык! 
Капчыктагы Бүре башын китер алып! » 
 
Сарык шунда капчыктагы башны ала, — 
Барча Бүре куркуыннан шашып кала; 
Өч-дүрт Бүре хәйран калып торган чакта, 
Кәҗә һаман гайрәт чәчә, ачулана. 
 
Кәҗә әйтә: «Микикики! микикики! 
Капчыктагы Бүре башы бит уники! 
Ах, уңмаган, җүләр Сарык, надан Сарык, 
Моннан зуррак Бүре башын китер табып! » 
 
Сарык та тиз аңлап ала бу алдашны, 
Капчыктан ул алып килә шул ук башны. 
Өч-дүрт Бүре чынлап инде куркыштылар, 
Бер-берсенә күзләрене йөртештеләр.
Понравилось? Расскажи об этой странице друзьям!

Сайт развития ребенка Умные дети

На сайте развития ребенка вы найдете полезную информацию о обучение детей, о развивающих игр для детей, о раннем развитии ребенка, интересные статьи, а также полезные материалы для обучения. Все это на портале развития ребенка Умные дети.

Стихи про животных на татарском языке