На данной странице собраны познавательные стихи на татарском, которые познакомят малышей и школьников с удивительными стихами на татарском языке.
 

Стихи на татарском языке

Киң болыннарда,
Урман-кырларда,
Агачлар, гөлләр
Кибеп сулдылар.
 
Уйсу җирләрдә,
Елга, күлләрдә,
Көзге салкыннан
Сулар туңдылар.
 
Көннәр суынды,
Чишмәләр тынды.
Безне калдырып,
Кошлар да китте.
 
Кошлар шикелле
Бергә гөр килеп,
Мәктәптә укыр
Вакытлар җитте.
 
***
 
Саргаядыр көз көнендә һәр агач яфраклары;
Юк яшеллекләр хәзер, урман вә сахра сап-сары.
 
Саргая таллар, усаклар, алмагачлар һәм каен;
Хәстә төсле, арта сары төс алар да көн саен.
 
Үз төсен үзгәртми саклаучы арада берсе бар:
Көз көне һәм кыш буе саргаймый торган чыршы бар.
 
***
 
Бүген иртән көн җепшеткән,
Кар явып үткән иде.
Без, малайлар, мондый көнне
Зарыгып көткән идек.
 
Йөгереп чыктык урамга,
Кар атышып уйнадык.
И уйнадык, и уйнадык,
Тик барыбер туймадык.
 
— Әйдә,— диде шунда кемдер,-
Кар бабай ясыйк бергә!
Вил чапты кишер алырга,
Нил йөгерде күмергә.
 
Ә дигәнче үсте бабай —
Үзебездән дә биек.
Эчкә сыймый шатлыгыбыз -
Киттек тирәли биеп.
 
Күмер күзләр янып тора,
Тап-таман чиләк бүрек.
Кар бабабыз җанл ы кебек,
Китеп бармасын берүк...
 
***
 
УЙЛАР
 
Уйланулар…Уйлар…
hаман уйланып гел,
Сойлэшмичэ йореп*
Ойрэндем.
Гел очемдэ тотам
Йорэк борчуларын.
Кемгэ кирэк минем
Хислэрем?
Хислэремдэ hаман
Чэчкэ ату чоры -
Тэуге сою чаклар,
Ялгышлар…
hэр кешедэ шундый
Уйлар микэн? Белмим.
Мин сагынам яшьлек
Вакытын…
«Иске алма кебек
Битен тыржайганда,
Авыртканнан, йорэк
Авырта.
Уткэннэрне уйлап
Коннэребез утэ».
Дия иде эби,
Электэ.
Хэзер, бугай, мина
Инде житте чират
Монсуланып, искэ
Тошеру…
Картлык — байлык та ул
hэм бетмэс чир дэ ул…
Шулай дип язылган
Коръэндэ.
Картлыктан дэва юк!
Дэрман итеп, жанга
АЛЛАh биргэн Коръэн
Китабын!
Намазлыкка басу
Вакыт куптэн житте -
Жэннэт ачкычлары,
Жан дэвасы!
hодай куреп тора
Хакыйкатьтэ, ботен
Тормыш мизгеллэрен!
Сина УЛ
Кон саен сэламнэр,
Фэрештэлэр аша,
Ризык вэ бэрэкэт
Жибэрэ!
hэм бер кеше очен
Бик куп фэрештэлэр
ХАК ТЭГАЛЭ эмрен
Утилэр!
hэр мизгелне язып,
Оскэ тапшыралар…
Канатларын жэеп
Кешегэ,
Коннэр, тоннэр буе
Ярдэм кулын сузып
Ап-ак фэрештэлэр,
Изге нурдан,
Куктэн жиргэ тошеп
Безгэ сэлам биреп,
РАББЫМ кушканнарын
Ойрэтэ…
Понравилось? Расскажи об этой странице друзьям!

Сайт развития ребенка Умные дети

На сайте развития ребенка вы найдете полезную информацию о обучение детей, о развивающих игр для детей, о раннем развитии ребенка, интересные статьи, а также полезные материалы для обучения. Все это на портале развития ребенка Умные дети.

Стихи на татарском языке